Алабугада ишегалларын төзекләндерү 270 миллион сумга төшәчәк
Быел Алабугада «Безнең ишегалды» республика проекты кысаларында 54 ишегалдын төзекләндерергә ниятлиләр.
Бу максатка 270 миллион сум акча бүленгән. Шуның 212 миллион сумы — юл эшләренә, нәтиҗәдә яңа асфальт катламы, яңа тротуар булачак. 29 миллион сумына 160 ут баганасы урнаштыру планлаштырыла. 29 миллион сум акча кече архитектура формаларына китәчәк.
Халык соравы буенча ишегалларында өстәмә машина кую урыннары, яктырту баганалары, уен һәм спорт мәйданчыклары куярга җыеналар.
Юл эшләрен 1 сентябрьдә тәмамлау планлаштырыла.