Казан үзәгендә чит ил машиналары бәрелешүдән бер кеше зыян күргән
Бүген кичке сәгать бишләр тирәсендә Казанның Кремль һәм Астрономия урамнары кисешкән урында юл-транспорт һәлакәте булган.
BMW һәм Hyundai маркалы автомобильләр бәрелешкән. Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Авария аркасында юлның бер өлешендә хәрәкәт ябылган.
«Юл-транпорт һәлакәте нәтиҗәсендә Hyundai пассажиры зыян күргән. Аны ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре карады. Урында автоинспекторлар эшли, бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр Казан ЮХИДИ хезмәтендә.