Спас районында 98 яшендә Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны вафат булган
Татарстанның Спас районында Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны, Иске Рәҗәп авылында яшәүче Зиннәтулла Гыйззәтуллин 98 яшендә вафат булган. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.
Өлкән яшьтә булуына да карамастан, Зиннәтулла Гыйззәтуллин эшләвен дәвам иткән, ул авыл советында депутат булган. Фронтовик сугыш турында сөйләргә яратмаган. Бары тик дуслары белән авыл буйлап барганда, сугыш башлану турындагы хәбәрне радиодан ишетүе турында телгә ала торган булган. Ул шундук Ватанны сакларга барырга карар кылган.
- Сугыштан соң Зиннәтулла Гыйззәтуллин туган авылына кайта. Соңрак Иске Рәҗәп авылы мәктәбендә Хәтер музее оештыра, соңрак музей рәсми статус ала. Зиннәтулла Гыйззәтуллин сугыш еллары фотоларын, фронт хатларын, хәрби артефактларны, архив документларын бөртекләп җыйган.
- Зиннәтулла Гыйззәтуллин – Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы. «Японияне җиңү» һәм «Фидакяр хезмәт» өчен медальләре, Жуков медале, Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.