2021 елда Рөстәм Миңнеханов 8,6 миллион сум акча эшләгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021нче ел өчен үзенең кереме һәм гаиләсенең кереме турында хисап тотты. Узган елны республика җитәкчесе 8,6 миллион сум акча эшләгән (чагыштыру өчен: 2020 елда аның кереме – 8,24 миллион сум). Документ республика җитәкчесенең рәсми порталында урнаштырылган.
Татарстан Президенты карамагында 263,2 кв.метр мәйданлы торак йорт һәм аның хатыныныкы саналган 414,9 кв. метрлы җир участогы бар.
Гөлсинә Миңнеханова 166,6 миллион сумнан артык акча эшләгән. Аның кереме 2020 нче ел белән чагыштырганда кимегән (ул елны 213,1 млн сум булган). Президент хатыны милкендә өч җир кишәрлеге, бер кунак өе, бер торак йорт, фатир һәм бер машина урыны бар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз керемнәре турында хисап тотты. 2021 елда ул 21,8 млн сум акча эшләгән.