Казанда Залесный бистәсендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчет ачылды
Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Казан шәһәре Залесный бистәсендә яңа иман йорты – XX йөз күренекле мөселман дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөрткән мәчет ачылды. Ул башкалабызның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет.
Әхмәтзәки хәзрәт исемендәге мәчет үз эченә күп гасырлык татар-мөселман архитектурасы традицияләрен сеңдергән. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин 1970-1990 елларда Казанның Мәрҗани мәчете имамы булган. Яңа мәчеткә Әхмәтзәки хәзрәт исемен бирү, Ислам кыйммәтләрен таратуда өлеш керткән шәхесләргә хөрмәт билгесе дә, диелә ТР Диния нәзпрәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
«Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы» Казан шәһәре, Киров районы, Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а йорт адресы буенча урнашкан. Мәчет төзелеше 2018 нче елда башлана.
Мәчет комплексына мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты, хуҗалык бинасы кергән.
Мәчет янәшәсендә корбан чалу урыны, хәләл азык-төлек кибете булдыру күздә тотыла, шулай ук мәетләр озату хезмәте каралган.
Мәчеткә инженерлык челтәрләре (су, электр, газ) үткәрелгән. Бинага җылылык бирү газ миче ярдәмендә башкарыла. Мәчет каршына брусчатка җәелгән, ишегалдын яктыртучы утлар куелган, инвалид коляскалары белән керү урыны көйләнгән. Балалар мәйданчыгы булдыру, агач-куаклар утырту ниятләнә.
73 машинага исәпләнгән парковка бар.