Алексей Песошинның 2021 елда кереме 7 миллион сумнан арткан
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин узган ел өчен керемнәре турында хисап тотты. Декларациядән күренгәнчә, узган елны ул 7 251 368 сум акча эшләгән. Документ Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Татарстан премьеры милкендә «Тохатсу» моторлы «Стингрей» көймәсе генә бар. Шулай ук ул хатыны Лариса Песошина милкендә булган фатирдан файдалана. Объектның мәйданы 108,3 кв. метр тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министрының хатынының өч җир участогы бар. Аларның мәйданы 1941,2 кв.метр, 1505,4 кв. метр һәм 1316 кв. метр тәшкил итә. Шулай ук Лариса Песошинаның 580,6 кв. метрлы торак йорты, 442,1 кв. метрлы бинасы бар. 2021 ел өчен ул декларациягә 1 050 566 сум күләмендәге керемен керткән.