Татарстан икътисад министры Яшел Үзән заводларының эшчәнлеген бәяләде
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Серго исемендәге заводта, «ПФМК» ҖЧҖдә, шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды. Анда ул эш барышы белән танышты һәм көнбатыш санкцияләре шартларында предприятиеләрне үстерү мөмкинлеген бәяләде. «ПФМК» предприятиесендә хакимият вәкилләре җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм эшчеләр белән аралашты. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Фанера буенча экспорт өлеше 70 процент тәшкил итә (БДБ, Европа, АКШ, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш илләре). Җиһаз детальләрен экспортлау өлеше – 97 процент (Европа илләре), җиһаз экспорты 50 процент тәшкил итә (Европа илләре)», – диде комбинатның генераль директоры Игорь Чулков.
Бүгенге көндә предприятиедә 940 Яшел Үзән кешесе һәм якын-тирә шәһәр-авылларда яшәүчеләр эшли. 2021 елда продукция сатудан «ПФМК» ҖЧҖнең табышы 2,1 млрд сум тәшкил иткән.
«Горький» заводында министрны предприятиенең генераль директоры Александр Филиппов, шулай ук шәһәр мэры Михаил Афанасьев каршы алды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов суднолар төзү өчен база детальләрен җитештерүне карады. Завод директоры Александр Филиппов министрны җитештерүдә металл кытлыгы юк, дип ышандырды.
Шуннан соң министр җыю цехларында булды һәм әзер судноларны карады. Бүгенге көндә предприятие белгечләре граждан суднолары һәм хәрби корабльләр төзегәндә кулланыла торган материалларны һәм комплектлаучыларны үзебезнең илдә җитештерелгәненә тулысынча алыштыру мәсьәләсе буенча эшне тәмамлый.