2022 елда Россиядә «Конвасэл» вакцинасын өлкән кешеләрдә сыный башлыйлар
Быел Россиядә коронавируска каршы ясалган «Конвасэл» вакцинасын 60 яшьтән өлкән кешеләрдә сыный башларга җыеналар. Бу хакта Россия Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцовага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Мондый тикшеренүләрне үткәрү тәҗрибәсен, клиник тикшеренүләргә хәтле булган һәм клиник тикшеренүләрнең уңышлы нәтиҗәләрен исәпкә алып, Россия Федераль медик-биология агентлыгы 2022 елда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә «Конвасэл» вакцинасын клиник тикшерү мөмкинлеген карый», – дип белдерде белгеч.
Препаратны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы елның 18 мартында теркәде. Прививканы Россия Федераль медик-биология агентлыгының Санкт-Петербургның вакциналар һәм сывороткалар фәнни-тикшеренү институты эшләгән.
Вакцинаның сәнәгать дәрәҗәсендә җитештерү 5 апрельдә башланды. Фәнни-тикшеренү институты ай саен 2 миллион дозага кадәр препарат җитештерер дип көтелә.
Элегрәк Скорцова «Конвасэл»ны «стелс-омикрон»нан якларга сәләтле булуы турында әйткән иде.