Казан федераль университеты галиме: Май башы Татарстанда аномаль салкын булды
2022 елда Татарстанда май башы аномаль салкын булды. Һава торышы апрель урталарыныкына туры килде, дип сөйләде Казан федераль университеты галиме.
5 майда һава температурасы нибары +4,6°С тәшкил иткән, ә бу чор өчен норма буларак +12,5 градус санала. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул турыда белдерде.
Шул ук вакытта бу көн май ае өчен иң түбән температуралы вакыт түгел. Мәсәлән, 1999 елның 6 маенда тәүлеклек уртача температура -0,2°С кадәр җиткән булган, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
«Якын көннәрдә төньяк агымнар көнбатыш һәм көньяк белән алышыначак, температура фоны климатик нормага якынлаша. Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында явым-төшем ихтималы бик аз. Температура: төнге сәгатьләрдә плюс 2-7 градус, көндез, 9 майда, плюс 15-20 градус булачак. 10 майда яңгыр көтелә. Төнлә һава 3-8 градус һәм көндез 11-16 градуска кадәр җылы булачак», – дип фаразлый Әүхәдиев.
Якшәмбе көнне Татарстанда 16-21 градуска кадәр җылытуы турында хәбәр ителгән иде.