Бөек Ватан сугышы ветераннары ел ахырына кадәр таксида бушлай йөри алачак
Россия Финанс министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен таксида бушлай йөрү программасын башлап җибәрде. Программа Россия төбәкләре хакимиятләре һәм такси оешмалары белән берлектә әзерләнде. Бу турыда РИА Новости ведомство хәбәренә сылтама белән яза.
«Безнең Җиңү» оештыру комитеты тәкъдиме белән, Россия Финанслар министрлыгы, Россия төбәкләре хакимиятләре һәм такси оешмалары белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бушлай таксида йөрү программасын башлап җибәрде. Ул 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак», – диелә хәбәрдә.
Ветеранның кая баруына карамастан такси белән файдаланырга мөмкин булачак, дип аныклана. «Ветеран белән аны озата баручы туганнары да таксида йөри ала. Һәр ветеранга 3 мең сумга кадәр йөрү бәясе субсидияләнәчәк», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Хезмәттән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, Бөек Ватан сугышы елларында Соңгы хәрби чакырылышта катнашучылар, шулай ук әлеге чорда хәрби хезмәткә алынган затлар файдалана ала.
Ветеранның яки аның рәсми вәкиленең телефон номеры ветеран теркәлгән төбәктәге Россия Пенсия фонды бүлегенә билгеле булырга тиеш. Ул «Ветеран» тарифын раслый торган идентификатор төбәк социаль яклау органнарына тапшырылачак.
«Ветеранга беркетелгән социаль яклау хезмәткәренең телефонына шалтыратып, теләсә кайсы уңайлы вакытта таксига ветеран үзе, аның вәкиле яки туганы заказ бирә ала», – дип аңлаттылар ведомствода.
Әлеге хезмәт 6 майда Мәскәү өлкәсендә һәм Россиянең башка төбәкләренең 42 шәһәрендә барлыкка килде. 10 июньгә ул такси хезмәте булган һәм ветераннар яши торган барлык шәһәрләрдә дә барлыкка киләчәк. Сервистан 26 меңнән артык ветеран файдалана алачак.