Ялгызы яшәүче өлкәннәрне сыендырган кешеләр өчен түләүләрнең күләмен атадылар
Татарстанда, аеруча авыл җирендә, «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» социаль проекты актив рәвештә гамәлгә ашырыла. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе туры эфирында шулай дип белдерде.
«Без, өлкән яшьтәге кешенең инвалидлык төркеменә бәйле рәвештә, әби-бабайларны үз гаиләсенә алып тәрбияләүчеләргә ай саен 4-8 мең сум акча түлибез. Түләүне туганнарга рәсмиләштерергә ярамый, чөнки балалар картайган әти-әниләрен карарга тиеш», - диде ул.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр, нигездә, авыл җирендә оеша, чөнки анда ялгызы яшәүче өлкәннәр күп.
«Бездә кешеләр киң күңелле, авылда беркемне дә язмыш кочагына ташламыйлар. Бүгенге көндә республикада әби-бабайларны тәрбиягә алган 34 гаилә исәпләнә», - дип искәртте Зарипова.
Татарстанда 11 майда өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итү атналыгы башланды, ул 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү турында тематик очрашулар «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында уза.