Казанда мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында Чечен мәдәнияте көннәре уза
Программада – күргәзмәләр, данлыклы «Вайнах» ансамбле концерты һәм Чечен рус драма театры спектакле.
Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова Казанга өч көнлек визиты дәвамында мөмкин булган кадәр мәдәният учреждениеләрендә йөреп чыгарга җыена.
«Мин бераз шәһәрне күрергә өлгердем. Милли ризыклардан да авыз иттек. Барысы да искиткеч. Йөреп чыгасы планлаштырган урыннар бик күп», - диде ул Милли китапханәдә үткәрелгән экскурсиядән соң журналистларга. Кунакларны китапханә белән аның директоры Мәдинә Тимерҗанова таныштырды.
Бүген Татарстанда Чечен мәдәнияте көннәре башланды. Ул мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында уза. Программада – күргәзмәләр, данлыклы «Вайнах» ансамбле концерты һәм Чечен рус драма театры спектакле.
«Быел бездә Казан Коръәннәре күргәзмәсе үткәнен беләсездер. Иртәгә Казанда Чечен Республикасы сәнгате күргәзмәсен ачабыз», – диде Айшат Кадыйрова. Ул өч көн дәвамында делегация вәкилләре Татарстанның мәдәният учреждениеләрендә тәҗрибә уртаклашачакларын әйтте.
«Хәзер регионнар һәм халыклар арасында багланышлар булдыру һәм аны ныгыту аеруча әһәмиятле. Илебез күпмилләтле һәм безгә бер-беребезне аңлау кирәк. Мәдәният теле барыбыз өчен дә бер», диде мәдәният министры.
Айшат Кадыйрова быел Чечен Республикасы төзелүгә 100 ел булуын һәм моның чечен мәдәнияте турында сөйләү өчен бер сәбәп булуын искәртте.
«Без өч көн дәвамында тугандаш халык мәдәнияте белән таныша алачакбыз – моның өчен Айшат Рамзан кызына зур рәхмәт. Без проектларыбызның соңгы берничә елда үсештә булуын күрәбез. Әлеге мәдәният көннәре бу проектлар өчен тагын бер этәргеч булыр», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Министр урынбасары Чечен Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү планлаштырылуын әйтте.
«Безнең уртак якларыбыз бик күп. Хәтта флагларыбыз да охшаш. Айшат Кадыйрова башлаган мәдәниятләр алмашы бик вакытлы, чөнки хәзер халыкларның берләшүен сүздә түгел, эштә күрсәтергә кирәк чак», – дип сүзгә кушылды Чечен Республикасының туризм буенча министры Мөслим Байтазиев.
Чечен Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Бекхан Таймасханов фикеренчә, Татарстан Президенты белән Чечен Республикасы башлыгының үзара дустанә мөнәсәбәтләре уңышлы эшләү мөмкинлеге тудыра.