Тинчурин театры сентябрьдә «Хан кызы Турандык» спектаклен чыгарачак
Тинчурин театры күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә – 15 сентябрьгә Карл Гоцциның «Хан кызы Турандык» спектакленең премьерасын вәгъдә итә.
Спектакльнең беренче анонсын театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрга Тинчурин исеме бирелгән көн уңаеннан уздырылган экскурсия вакытында ясады.
Спектакльне Сәрдәр Таһировский куячак. Туфан Имаметдинов ачыклык керткәнчә, режиссер артистлар белән онлайн эшли башлаячак.