Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судын 30 еллыгы белән котлады
Татарстан Арбитраж судының эшчәнлеге хәзерге заман базар икътисады шартларында бик кирәкле һәм мөһим, ул инде өч дистә ел дәвамында республиканың динамик үсешен тәэмин итә. Бүген бу хакта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судының 30 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада белдерде.
«Татарстан – икътисади көчле төбәк. Бездә бизнес алып бару өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Дәүләтнең икътисади тормышында законлылыкны ныгытуга, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукый аңын формалаштыруга, сәламәт конкурент мохит булдыруга, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә Республика Арбитраж судының керткән өлешен бәяләп бетереп булмый», – дип мөрәҗәгать итте ул тантанада катнашучыларга.
Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан Арбитраж суды – эшмәкәрләрнең, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның ышанычлы гаранты.
«Судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең компетентлыгы суд бәхәсләрен хәл иткәндә законлылыкның һәм гаделлекнең нигезе булып тора. Гаять зур тәҗрибә һәм киң колачлы практика республика Арбитраж судына хаклы рәвештә абруй һәм хөрмәт китерде», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Кереш сүзеннән соң ул Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.