Балтач районында яшәүче чиккән намазлыкларны чит өлкәгә дә соратып алганнар
![Балтач районында яшәүче чиккән намазлыкларны чит өлкәгә дә соратып алганнар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/5/25/c5c3c4d718ece6d2be5e8f302942f66d.jpg)
Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова гади генә әйбердән дә матурлык, гүзәллек күрә, соклана белгән, шуларны нәфис җепләр белән тукымага күчерүче-чигү остасы ул. Бүгенге көндә Гөлшат ханым намазлыклар чигү белән мәшгуль. Һәрберсен сатып алып баралар. Берничә сөлге белән ике намазлыкны чит өлкәгә дә соратып алганнар.
«Клуб өчен чиккән 8 сөлге, 6 алъяпкыч, 8 яулык кына да күпме сәхнәнең бизәге булды», ди мәдәният хезмәткәрләрелар. Бу турыда «Хезмәт» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Гөлшат 40 елдан артык Куныр авылында шәфкать туташы булып эшләде. Шушы игелекле хезмәте белән генә дә күпме кешегә ярдәм иткән, рәхмәт ишеткән ул! Әле дә киңәш, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормый.