Мәскәү татарлары: Рөстәм Миңнеханов белән очрашу җылы һәм гаиләчә булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды. Башкала татарлары республика җитәкчесен Кече Татар тыкрыгында кабул итәргә күптән хыялланган иде, чөнки үзәк бер гасыр элек төзелгән һәм шул дәвердән бирле башкаланың татар мәдәнияте үзәге санала.
Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов «Татар-информ»га бу йорт турында сөйләде. Җитәкче бинаның уникальлеге һәм тарихи кыйммәте турында искәртеп узды. Аның сүзләренчә, соңгы елларда үзәкне торгызуда Татарстан Республикасы зур эш алып бара.
Фото: © Фәрит Фарисов фотосы
«Без Президентны сөйләшеп куелган вакытка көттек, әмма ул күпкә иртәрәк килеп, вакытын безнең белән үткәрде. Без аңа чәк-чәк бүләк иттек, гаиләчә, бик җылы узган очрашуыбыз шуның белән башланып китте», – дип сөйләде Фәрит Фарисов.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгенең бинасы 1913 елда төзелгән. «Гасыр башында монда татар мәктәбе эшләгән, аңа Россиядә дә, дөньяда да тиңнәр булмаган. Владимир Ленин карары белән, 1917 елда бина Мәскәү татарларына бирелә. Монда бик күп түгәрәкләр, татар театрлары урнашкан, 1942 елга кадәр үзәктә Муса Җәлил эшләгән, аннары фронтка киткән», – дип сөйләде мохтарият башлыгы.
Фото: © Фәрит Фарисов фотосы
Күп кенә күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләре, шул исәптән Габдрахман Әпсәләмов, Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкованың язмышлары да әлеге бина белән бәйле.
1941 елда Татар мәдәни үзәге хәрби госпиталь буларак кулланыла башлый, әмма бина башка максатлар өчен дә файдаланыла. 2003 елда гына, Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән, әлеге бинага Мәскәү татар автономиясенең милли-мәдәни үзәге роле кайтарыла.
Фото: © Фәрит Фарисов фотосы
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенә бүгенге көндә Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ярдәм күрсәтә.
Фото: © Фәрит Фарисов фотосы