Татарстанда дүрт яшүсмерне күршеләрен янгыннан коткарган өчен бүләкләделәр
Бүген Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгында дүрт яшь геройга «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия дәүләт инициативасының күкрәк билгеләре һәм истәлекле дипломнары тапшырылды. Егетләрнең батырлыгы ярдәмендә былтыр Балтач бистәсендә чыккан янгыннан кешеләрне коткарып калдылар һәм ут капкан ике йортта янгынны сүндерделәр.
«Таяныч була алырдай егетләр белән бер өстәл артында булу бик рәхәт. Сез, катлаулы ситуациядә битараф калмыйча, бик көчле позициягезне күрсәттегез», – диде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Яшүсмерләргә нибары ундүрт яшь. Узган елның 17 маенда Балтач бистәсендә янгын чыккан. Балалар күрше урамда ике йорт янганын күреп ала. Аларның берсендә олы яшьтәге әтисе белән бер ир-ат яшәгән. Яшүсмерләр ярдәме белән зыян күрүчеләрне уттан чыгарганнар. Өлкән яшьтәге ир-ат вафат була.
«Ул көнне барыбызга да бераз куркыныч булды. Тик куркырга вакыт юк иде. Без янгынны сүндерергә керештек һәм янган йортлардан әйберләрне чыгара башладык. Хәзер без абыем һәм дусларыбыз белән бүләкләүдә катнашуыбыз өчен горурланабыз, әмма янгын вакытында без, әлбәттә, бернинди бүләкләр турында уйламадык», – дип уртаклашты «Татар-информ» журналистына «Кайнар йөрәк» инициативасында җиңүчеләрнең берсе Илназ Ибраһимов.
Бүләкләрне тапшыру тантанасына яшь геройларның әти-әниләрен чакырдылар. Лилия һәм Рөстәм Ибраһимовлар балачактан ук улларын кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтүләрен билгеләп үтте.
«Ул көнне без бакчада идек, көтмәгәндә төтен күреп алдык. 2021 елның мае коры һәм җилле булды, шуның аркасында янгын күрше хуҗалыкларга бик тиз тарала башлады. Улларым, уйлап тормыйча, дуслары – Кәрим Йосыпов һәм Юсуп Вәлишинны алып, минем арттан йөгерде. Без алар белән горурланабыз һәм аларның батырлыгы билгеләп үтелгәнгә шатбыз», – диде игезәкләр – Илназ һәм Ильясның әтисе.
Тантаналы өлештән соң Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы балалар өчен «Урам» экстрим-паркына экскурсия оештырды.
Искәртеп узабыз, узган елны Татарстанның төрле районнарында яшәүче 10 яшүсмергә гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләр тапшырылган иде.