Казанда электр самокатында барган ир-атны җиңел машина бәрдергән
Бүген кич Казанның Чистай урамындагы 19нчы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Suzuki автомобиле электр самокатында баручы 41 яшьлек ир-атны бәрдергән. Машина белән идарә иткән йөртүченең күзен кояш чагылдырган һәм ул борылган вакытта җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы ир-атны күрми калган.
Самокатчы бәрелүдән имгәнгән.