Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татар биюе буенча мастер-класс үткәргәннәр
Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татар һәм рус биюләре буенча мастер-класслар узды. Дәресләр «Тарское Прииртышье халык мәдәнияте академиясе» проекты кысаларында үтте. Татарча биергә Мәдәни инициативалар буенча президент фонды гранты ярдәме белән өйрәттеләр, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Мастер-классларда катнашу өчен авылларның мәдәни-ял учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, үзешчән сәнгать вәкилләре һәм Тара шәһәре һәм Тара районы коллективлары җитәкчеләре чакырылган. Бию хәрәкәтләрен Омск шәһәреннән килгән белгечләр өйрәткән.
Катнашучылар традицион бию нигезләрен, яңа традицион уеннар, әйлән-бәйлән һәм парлы-көнкүреш биюләрен өйрәнде, диелә хәбәрдә.
Мастер-классларда катнашучылар мондый дәресләрнең, бигрәк тә авыл мәдәният учреждениеләре белгечләре өчен, бик мөһим һәм кирәк булуын әйткән. Алынган күнекмәләрне алар алга таба да кулланачак, дип хәбәр итә милләттәшләребез.