Рөстәм Миңнеханов Идел буе округындагы беренче этномәдәни «Мирас» балалар лагерен карады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районындагы «Мирас – Наследие» балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Визит 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Сәламәтләндерү лагере 1959 елда төзелгән һәм Әйшә авыл җирлегендә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән бергә «Осталар шәһәре» корпусын карады.
«Мирас» балалар сәламәтләндерү лагере бер сменага 144 бала кабул итә (елына – 1 008 кеше).
Рөстәм Миңнеханов «Бие, Россия» этносменасы катнашучыларын сәламләде һәм төзекләндерелгән лагерьда балалар өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
«Сезгә шундый яхшы шартларда ял итү мөмкинлеге тудырылганга без шат. Без күрдек - лагерь яңартылган, бу дөнья дәрәҗәсе, – диде үз чыгышында Татарстан Президенты. – Иң мөһиме, сез монда бик күп дуслар табачаксыз. Биредә һәркемнең үзе кызыксынган шөгыльне табу мөмкинлеге бар».
Ул шулай ук балалар ялы программаларына һәм яшь буынның буш вакытын оештыруга республика һәрвакыт ярдәм итәчәген һәм аларны үстерәчәген билгеләп үтте.