Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләргә дәрес уздырдылар
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Хәбирова Альбина дәрес үткәрде. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Дәрес барышында өлкәннәрне карау буенча ярдәмчеләр авыруны ашатуның барлык кагыйдәләрен дә үзләштерделәр.
Укыту төркем дәресе рәвешендә барды, анда интернат-йортның 5 хезмәткәре катнашты, диелә хәбәрдә.