Чаллы табиблары, авыруның ашказанын алып, нечкә эчәгеннән яңасын ясый
Чаллы табиблары 70 яшьлек авыру кешенең ашказанын кисеп алырга мәҗбүр булган. Хәзер алар аның нечкә эчәгеннән яңа ашказаны ясыйлар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Бер елдан соң аның аермасын сизмәячәк тә», – диде онкология диспансерының җирле филиалы табибы Николай Макаров.
Сырхауның ашказанында рак булган. Чир үңәченең бер өлешен дә зарарлаган. Аңа бик катлаулы операция ясарга туры килгән.
Хирурглар эшнең беренче этабында диагностик лапароскопия эшен башкарганнар. Чирнең әле тирәнгә китмәгәненә инангач, ашказанын һәм үңәченең бер өлешен алу буенча операция ясаганнар. Хәзер инде бу кешегә яңа ашказаны урнаштырырга кирәк булачак, диелә хәбәрдә.