«Татар гладиаторы» Ринат Фәхретдиновны Бөтенроссия авыллар Сабантуенда көтәләр
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрчесе Лас Вегаска шалтыратып Ринат Фәхретдиновның агент-менеджеры Марат Капкаев белән элемтәгә кергән. «Бу минутларда Ринат инде Нью Йорк аша Майамига оча. Анда кабат тренировкалар», - диде Марат.
Ике атнадан Ринат Фәхретдинов туган илгә кайтачак. «Мордовиядә узачак Бөтенроссия авыллар Сабантуенда батыр көрәшче, татар егете Ринат Фәхретдинов белән очрашырбыз дип өметләнәбез», диелә бу хәбәрдә.
Мордовия республикасының Азюрка авылында туып үскән татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче чыгышында грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде.
Бу зур казаныш уңаеннан Татарстанның премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев спорт дөньясында «татар гладиаторы» кушаматы алган милләттәшебезгә котлау хаты җибәрде.