«ВКонтакте»ның ике топ-менеджеры Ненец автономияле округында экспедициядә һәлак булган
VK гендиректорының беренче урынбасары Владимир Габриелян һәм сатып алулар буенча директор Сергей Мерзляковның Ненец автономияде округында экспедиция вакытында югалуы турында мәгълүмат чыкты. Хәбәр округтагы Боланчылар союзының социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән таралды.
Алар танышлары белән бергә вездеходларда Ак диңгез яры буйлап Канин Нос ягына юл тоткан булган, дип хәбәр ителә. Әмма Багряница елгасында сәяхәтчеләрнең транспорты ауган һәм диңгезгә төшеп киткән. Габриелян һәм Мерзляков белән бергә баручылар ярга чыга алган, аларны бу якларда яшәүче ике кеше коткарган. Шуннан соң ир-атларны эзли башлаганнар.
РИА Новости ашыгыч хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән хәбәр итүенчә, ир-атларның мәетләрендә салкыннан туңып үлү билгеләр була, аларны елга яры буенда тапканнар.