Красноярск краенда 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Зарипов өмәдә катнашты
![Красноярск краенда 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Зарипов өмәдә катнашты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/6/7/a82077f2e467d05a8158448c6e88c4a5.jpg)
Красноярск краеның Пиров районы Солоуха авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алу чарасы үтте: авылдагы мемориаль комплекс янында агачлар утырттылар. «Хәтер бакчасы» янындагы өмәдә 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Ислам Зарипов та катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Әлеге авылга 110 ел элек «Столыпин реформалары» вакытында Татарстанның Мамадыш районыннан күчеп килүчеләр нигез салган.
«Хәтер бакчасы» янында Истәлек мемориаль комплекс 11 ел элек төзелгән булган. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Солоуха авылы кешеләренең исемнәре мәңгеләштерелгән. Ул елны «Хәтер бакчасы» мәйданчыгында беренче кедра үсентеләре утыртылган.
Күптән түгел узган өмәдә район администрациясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция, мәдәният, «Рассвет» авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре катнашкан.