Депутат Айрат Хәйруллин үлемендә гаепләнүчегә 21 миллион сумга дәгъва белдергәннәр
Һәлакәткә очрап, депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолетның пилотына карата ачылган җинаять эшен Татарстанның Лаеш районы суды карауны дәвам итә. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә вертолет пилоты – Җәүдәт Сөләйманов. Аны һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәлләр кылуда гаеплиләр.
Бүген процесста һәлак булган депутатның улы Әмир Хәйруллиннан сорау алырга тиешләр иде, ләкин утырышны кичектерделәр. Пилот милкенә арест салу турындагы үтенечнамәдән соң бәхәс чыкты.
Фото: © Елена Сәлахова
Bell-407 вертолеты хуҗалары булган «Эдельвейс» компаниясе вәкилләре судтан Сөләймановның өч фатирына һәм бер гаражына арест салуны сораган. Әмма хөкем ителүче фатирларның берсе аныкы булмавын, аның сеңлесенеке булуы турында әйтте.
Моннан тыш, компания пилотка 21 миллион сумлык дәгъва белдергән. Сүз уңаеннан, тикшерү барышында зыян суммасы берничә тапкыр күбрәк – 125 миллион сум исәпләнгән булган.
Фото: © Елена Сәлахова
«Без документларны тикшердек, вертолет бәясен бәяләдек һәм дәгъва суммасы 21 миллион сум тәшкил итәчәк дигән нәтиҗәгә килдек», – дип аңлатты «Эдельвейс» компаниясе вәкиле.
Фото: © Елена Сәлахова
Фаҗига 2020 елның 7 февралендә булды. Тикшерү барышында ачыкланганча, Сөләйманов вертолет белән идарә иткән вакытта куркыныч һава шартларын игътибарга алмаган һәм планлаштырылган маршрутны дәвам иткән. Җиргә утыра башлаган вакытта транспорт идарәдән чыга һәм вертолет Куйбышев сусаклагычының бозына авып төшә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә депутат Айрат Хәйруллин үлде, ә вертолет тулысынча юкка гамәлдән чыккан. Сөләйманов үз гаебен таныды.