Татарстанда Күпфункцияле үзәкләр өч көн буе халыкны кабул итмәячәк
11-13 июньдә Татарстанда һәм аның башкаласында «Минем документлар» офислары эшләмәячәк.
11 июньдә Күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә челтәр һәм сервер җиһазларын яңадан көйләү буенча техник эшләр башкарылачак, гражданнарны кабул итмәячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
12 һәм 13 июнь – Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көннәре.