Татарстанда елгада бала батып үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган
Чирмешән районында тугыз яшьлек малай балык тоткан вакытта Күтәмә елгасында коенып чыгарга уйлаган һәм батып үлгән. Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә искәртүләренчә, һәр сулык – җитди куркыныч яный торган урын. Статистика буенча, балалар еш кына җиһазландырылмаган пляжларда караучысыз калдырылганга күрә, йөзә белмәсә яки суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында батып үлә.
«Суда үз-үзеңне тоту чараларын тайпылышсыз үтәү юлы белән генә бәлане булдырмый калырга мөмкин. Фаҗигале үлем очракларын булдырмас өчен сулыклар янында балаларның контрольсез йөрүенә юл куймагыз!» – дип кисәтте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» Татарстанда тугыз яшьлек малайның үзе генә балык тотарга китеп, шунда батып үлүен хәбәр иткән иде.