Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы 500 мең сумлык грант алды
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Питрәч районының бер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 500 мең сум күләмендә грант отты. Җиңүчеләр арасында Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы да бар, диелә хәбәрдә.