Казан казые Булат Мөбарәков финанслар буенча магистр булды
КФУның Икътисад, идарә һәм финанслар институтында магистрлык эшләрен яклау булды. 2022 елда финанслар буенча магистратураны иң уңышлы тәмамлаучыларның берсе – Казан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Голамәләр шурасы әгъзасы, «Әхмәдзәки» мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков, дип яза Татарстан Диния нәзарәте.
Ул «Финанс инструментларын ислам икътисады таләпләре кысаларында куллану мөмкинлекләре» темасы буенча икътисад фәннәре докторы, профессор Игорь Анатольевич Кох җитәкчелегендә фәнни эш яклады. Шул рәвешле, ТР МДН Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы һәм Нәзарәтнең шәригать бүлеге гыйльми составы ислам финанслары буенча ныгыды.
Үзенең фәнни-тикшеренү эшендә Булат хәзрәт берничә инвестицион оешма мисалында ислам финанс инструментларын хәзерге Россия икътисадына яраклаштыру һәм куллану мөмкинлекләрен өйрәнде һәм аларның киләчәген күзаллады. Моннан тыш, ул ислам хокукы нигезендә традицион финанс инструментларына акча кертеп инвестицияләү мәсьәләләрен дә карады.
Башкача әйткәндә, ул, бер яктан, шәригать буенча эшләнгән финанс продуктларны Россия җирлегендә файдалану мөмкинлекләрен өйрәнгән, икенче яктан, илебездә хәзерге вакытта киң кулланылышта булган финанс инструментларның кайсылары мөселманнарга файдаланырга яраклы булуын күрсәткән. Хәзрәт илебездә ислам финансларын куллануның актуальлеген билгеләп үтә:
Булат хәзрәт шулай ук беренче тапкыр, традицион һәм ислам банкингы арасындагы хезмәттәшлекне исәпкә алып, милли икътисадның финанс секторы схемаларын эшләде. Шулай ук ислам финанслау инструментларының үзенчәлекләрен ачыклады һәм аларның гамәлдәге Россия законнарына туры килү-килмәвен билгеләде.
Магистрлык эшен яклар алдыннан, Булат хәзрәтнең «Ислам финанслары күзлегеннән криптовалюта системасы: Биткоин транзакциясенә яңа караш» дигән фәнни мәкаләсе басылып чыкты. Якын киләчәктә хәзрәт мөселманнар өчен криптовалюталар буенча аңлатмалар алып барырга планлаштыра, диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта ул халыкка шәригать, шул исәптән финанс мәсьәләләре буенча ТР Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» call-үзәгенең 8800 222 76 67 телефоны һәм шәхси t.me/bulatmubarakoff Telegram-каналы аша консультацияләр бирә.