Ульяновскидагы «Бердәмлек» китапханәсендә татар телендә дә хезмәт күрсәтәләр
Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында «Бердәмлек» китапханәсе сезне көтә!» дигән язма чыкты.
Узган елның сентябрендә Ульяновскида 17 нче модельле милли китапханә ремонттан соң кабат ачылды. «Бердәмлек» китапханәсе «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә яңартылды.
17 нче китапханә коллективы күп милләтле укучылар аудиториясенә рус һәм татар, чуваш, мордва телләрендә хезмәт күрсәтә. Биредә Идел буе халыклары телләрендә әдәби китаплар тупланган. Бүген аның фондында татар, чуваш, мордва телләрендә 5 меңгә якын документ исәпләнә. Китапханә сайтында электрон каталоглар, Милли китапханәләрнең мәгълүмат базалары, аудиокитаплар белән танышырга мөмкин. Соңгы вакытта китапханәгә автономияләр ярдәмендә милли телләрдә 350 данә китап кайтартылган.
Яңартылган китапханәдә яңа китапларны тәкъдим итү кичәләре, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашулар, төрле акцияләр, әдәби-музыкаль чаралар, балалар өчен конкурслар үткәрелә.
Милли китапханә карамагында Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыручы музей, шулай ук «Кино+китап» дип аталган кинолекторий эшләп килә. Анда милли телләрдә нәфис фильмнар карарга була.
«Бердәмлек» китапханәсе озак еллар дәвамында Ульяновск шәһәре халкы өчен китап уку, мәдәният һәм ял итү үзәге булып тора. Китапханә коллективы Идел буе халыкларының мәдәниятен саклап калу юнәлешендә күпкырлы эш алып бара. Безнең татар автономиясе белән дә актив, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Яңартылып ачылганнан соң аның эшчәнлеге тагын да киңәер һәм дәрәҗәсе тагын да артыр дип ышанабыз», - ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Яңартылган китапханә милләттәшләребезне үзендә көтеп кала!