Татарстан Россиядә инвестицион климат торышы рейтингында беренче өчлеккә керде
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү булды. Татарстан Республикасы, Мәскәүдән кала, беренче өчлеккә керде. Өченче урында Мәскәү өлкәсе.
Төбәкләрнең беренче бишлегенә шулай ук Мәскәү өлкәсе, Тула өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы да керде.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча рейтингны формалаштыру белән «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО шөгыльләнә. Максат – Россиянең барлык төбәкләрендә дә тигез уңайлы инвестицион климат формалаштыруга ярдәм итү.
2022 елдан рейтинг 4 юнәлеш буенча формалаша: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү. Күрсәткечләр аерым факторлар буенча объектив статистик мәгълүматлар, төбәк экспертларын бәяләү, шулай ук эшкуарларны сораштыру нигезендә исәпләнә.
Татарстан Республикасы 7 ел дәвамында рейтинг лидерлары өчлегенә керә. Нәтиҗәләрне игълан итү барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген рейтинг төп трендларны чагылдыра, диелә хәбәрдә.