Черепанов: Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кеше юридик яктан һәлак булган саналмый
«Бу - тарихыбызның һәм тормышыбызның гаделсезлеге. Әгәр кеше вафат булган дип саналмый икән, димәк, ул исән, хыянәтче булып чыга», - ди «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе.
«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ватан өчен һәлак булган кешеләр юридик яктан һәлак булган дип саналмавын әйтте.
«Бу – тарихыбызның һәм тормышыбызның гаделсезлеге. Әгәр кеше вафат булган дип саналмый икән, димәк, ул исән, хыянәтче булып чыга. Ул кеше 80 ел кая качып ята соң? Әгәр дә ул сугышка туристик сәфәргә дип бармаган икән, фронтта һәлак булган дигән сүз. Сүз дә юк, бу - дәүләт эше. Закон буенча, бу мәсьәлә белән шул кешенең туганнары шөгыльләнергә тиеш. Әмма аларның моңа сәламәтлеге җитми», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда.
Михаил Черепанов фронтка китеп хәбәрсез югалган туганыңың һәлак булуын исбатлау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. «Барлык документларны җыеп, фронтка киткән кешенең сугышта һәлак булырга мөмкинлеген, фронтка киткән кешенең монда кайтып пенсия алмавын, аның исән булмавын - боларның барысын да судьяга исбатларга кирәк. Бу – парадокс», - диде ул.
Аның әйтүенчә, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә 1952 елда ук Германиядә хәл ителгән булган. «Әгәр фронтка киткән кеше әсирлеккә эләкмәгән һәм әсирлектән исән чыкмаган икән, димәк, ул һәлак булган. Менә аларның мантыйгы шушы. Ни өчен безгә бу мантыйкны кулланырга ярамый?» – диде белгеч.
«Татарлар ата-бабаларының даны турында сөйләргә оялган. Ата-бабаларының батырлыгын мактау, горурлану кабул ителмәгән. Яшерен документларны үз күзләрем белән күргәч, аны яшерүнең мәгънәсе юк икәнлегенә төшендем. Безнең күп Геройларыбыз - бабаларыбызның исемнәре яшеренгән, онытылган. Алар моңа лаек түгел», - дип өстәде Черепанов.