«Китап» нәшрияты Башкортстан районнары буенча автоузыш үткәрә
Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты Башкортстан районнары буенча автоузыш үткәрә. Автоузыш Уфа-Иске Собхангол-Белорецк-Баймак-Сибай-Аскар маршрутлары буенча узачак.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 23 июньдә Бөрҗән районы Иске Собхангол авылының базар мәйданчыгында «Китап» нәшриятының китап продукциясе күргәзмә-сәүдәсе узачак.
Сатып алучыларга Башкортстанның тарихы, мәдәнияте, табигате, республиканың танылган эшлеклеләре турында яңа китаплар, Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары, дини һәм укыту-методик әдәбият тәкъдим ителәчәк.
24 июньдә Белорецк, Баймак һәм Сибай шәһәрләре аша автоузыш узачак. Шулай ук биредә «Китап» нәшрияты вәкилләре белән шәһәрнең Үзәк китапханә укучылары очрашуы була. Очрашуга район газеталары журналистлары, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре, «Агинәйзәр» клубы әгъзалары киләчәк.
25 июньдә автоузыш Әбҗәлил районы Аскар авылында дәвам итәчәк, анда да китап продукциясе күргәзмә-сәүдәсе узачак.
26 июньдә нәшрият вәкилләрен тунгаур нәселе район Сабан туена чакырдылар.