Миңнеханов сыек калдыкларны җыю һәм чыгару бәясен җайга салу турында тәкъдим кертте
Россиядә сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару хезмәтләре бәясенә бердәм якын килүне формалаштырырга кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.
«Сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару хезмәте бәя формалаштыруга бердәм якын килүне билгеләргә һәм үзәкләштерелмәгән су агызу системасында хезмәт күрсәтүгә тарифларны җайга салу мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Шулай ук шәхси йорт корылмасын челтәрләргә тоташтыруга ташламалы бәя саклап калуны сорыйбыз, бу уңай нәтиҗә бирәчәк, бигрәк тә йортны кеше үз көче белән төзегәндә», – диде республика җитәкчесе.
Авыл территорияләренең төп өлеше ташландык суларны агызу өчен үзәкләштерелгән система белән тәэмин ителмәгән, анда сыек көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару махсус транспорт белән башкарыла, дип аңлатты Миңнеханов.
Шул ук вакытта ташландык суларны агызуның үзәкләштерелмәгән системасы өчен тарифларны җайга салу законда каралмаган, дип өстәде ул.
«2000 елга кадәр мондый тарифларны субъектлар билгеләде. Моннан тыш, әлеге мәсьәләнең актуальлеге соңгы биш елда шәхси торак төзелеше буенча йортларны файдалануга тапшыру 83 процентка артуга бәйле», - диде ТР Президенты.
Тагын бер мәсьәлә авыл җирлегендә җир асты суларын бирүгә кагыла. Аның сүзләренчә, күпчелек очракта су абонентка чистартылмыйча бирелә, шуңа күрә җир асты суларының сыйфаты норматив таләпләренә туры килми.
«Кечкенә җирлекләрдә су әзерләү станцияләрен төзү зур чыгым таләп итә һәм су белән тәэмин итү хезмәте тарифының сизелерлек артуына китерә. Суның күп өлеше су сибүгә һәм хуҗалык ихтыяҗларына тотыла», - диде ул.
Республика җитәкчесе авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен тәкъдим кертте. Моның өчен үзәкләштерелгән рәвештә техник су китерергә һәм аны чистарту өчен локаль нокталар булдырырга яки су белән тәэмин итү өчен үзәкләштерелгән система формалаштырмыйча, локаль нокталар булдырырга кирәк.