Камал театры Санкт-Петербургка гастрольгә бара
Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Санкт-Петербург тамашачысына «Ирдәүкә. Мөһәҗирләр» спектаклен тәкъдим итәргә җыена.
Ул «Александринский» XIII Халыкара театр фестивале программасына кергән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.