Зәйдә хәрби чакырылыш комиссиясе утырышы булды
![Зәйдә хәрби чакырылыш комиссиясе утырышы булды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/6/25/b0ec25dcfbd88a7442e365075a329828.jpg)
Зәй шәһәрнең хәрби комиссариатында район башлыгы Разиф Кәримов һәм чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галиев катнашында чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Чакырылыш комиссиясе әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылучыларның унга якын шәхси эшен карады.
Якын арада егетләр бөтен Россия буенча хәрби хезмәт үтәргә, шул исәптән Зәй муниципаль районының шефлыкка алынган хәрби частенә юл тотачак. Бу турыда Зәй муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район башлыгы һәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары комиссиягә килгән хәрби хезмәткә чакырылучыларга яхшы хезмәт итүләрен теләде.