Казанда баганага бәрелгән машинаның йөртүчесе имгәнгән
Бүген иртән Казанның Сул Болак урамында 48нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобиль баганага бәрелгән.
«Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче имгәнгән, ул күкрәге авыртуга зарланган. Аңа карап торышка 25-27 яшь.