Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Яклар Чаллы территориясендә Haier проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», - дип сөйләделәр республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә.
Компания индустриаль паркны үстерүне дәвам итә: аның территориясендә кер юу машиналары заводы, көнкүреш техникасы заводы һәм әзер продукция склады эшли. Узган ел тагын— штампланган эшләнмәләр һәм суыткычлар һәм суыткыч җиһазлары җитештерү буенча ике завод, шулай ук хезмәткәрләр өчен тулай торак төзелеше башланды.
Шулай ук «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә 2016 елдан суыткыч җитештерү заводы эшли. Haier компаниясендә барлыгы 1,7 мең яңа эш урыны булдырылган.