Казанда Назарбаев урамын реконструкцияләгәндә Кабан аша салынган җәяүлеләр күпере сүтелде
Казанда Нурсолтан Назарбаев урамын реконструкцияләү барышында Кабан күле яр буендагы җәяүлеләр күперен өлешчә сүттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кабан күле аша күпер салу белән Нурсолтан Назарбаев урамын реконструкцияләү эшләрен башкаруга «Күпер һәм юллар» ҖЧҖ белән дәүләт контракты төзелде. Контракт бәясе 1,1 млрд сум дип бәяләнә.
Документлар нигезендә, реконструкцияләнә торган участокның гомуми озынлыгы 430 метрдан артык. Биредә иске күпер сүтелә, мәйданчык әзерлиләр һәм яңасын төзиләр. Моннан тыш, күпергә алып бара торган Нурсолтан Назарбаев урамындагы юлларны реконструкцияләү турында да сүз бара.
Дәүләт контракты буенча эшләрне 2024 елның 25 ноябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Июнь аенда 5 мең тонна ком әзерләнгән, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.