Башкортстанның Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» музей комплексы ачылды
Бүген Башкортстан Республикасының Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-музей комплексын ачу һәм тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Халыкара Фундаменталь фәннәр елының рәсми ачылышы булды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. «Башинформ» шул турыда яза.
«Без бу музейны бик озак һәм җентекләп төзедек. Без ата-бабаларыбызның тарихи һәм мәдәни мирасы һәркемгә ачык булсын өчен барысын да эшләргә теләдек.
Безнең өчен бу бәйрәмне кадерле дуслар белән каршы алу бик мөһим. Безнең бүген Россиядә Халыкара Фундаменталь фәннәр елын ачуыбыз да бик мөһим. Без Россия, Беларусь, Казахстан, Монголиянең алдынгы галимнәрен чакырдык.
«Шүлгәнташ» мәгарәсе үзе үк уникаль. Без моны кеше цивилизациясе барлыкка килү үзәге дип саныйбыз. Шуңа күрә дә башкортларның «Акбүзат», «Урал-Батыр» һ.б. борынгы риваятьләре шушы мәгарә белән бәйле. Безнең өчен бу безнең республикабызның иң зур йөрәге һәм күңеле.
1959 елда кыяларга төшерелгән бу рәсемнәр галереясын Александр Владимирович Рюмин ачты. Ул моны очраклы гына эшләмәде, ул бу эзләнүләр максаты белән яшәде, чөнки биредә кеше цивилизациясенең үзәге барлыгын төгәл белә иде.
Кадерле дуслар! Безнең музей тарихи һәм мәдәни генә түгел, ә фәнни үзәк тә булыр дип ышанабыз. Галимнәр сүзләренчә, бирегә Россия һәм чит илләрнең фәнни-белем бирү учреждениеләре делегацияләре киләчәк. Алар күп еллар дәвамында – 17дән 40 мең еллар элек булган кешеләрнең иҗат җимешләрен күрү өчен бирегә юнәләчәк.
Төзүчеләргә һәм фикердәшләргә – Данир Әхмәдиевич Гайнуллин җитәкчелегендәге яшь егетләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар әлеге музей комплексы проектын тормышка ашырды. Бик зур рәхмәт сезгә!
Без республикада шундый ук икенче проектны башлыйбыз. Әлегә бу кечкенә генә сер», – диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.