Хәзрәт: Кешенең 32 мең сум акчасы бар икән, ул бер сарык бәрәне корбан итәргә тиеш
Быел Казанда бер сарык бәрәненең уртача бәясе 11,5 мең сум тәшкил итә, бу – узган ел белән чагыштырганда 1,5 мең сумга күбрәк. Керем дәрәҗәсе билгеле бер күләмдә булган мөселманнар Корбан гаете уңаеннан корбан чалырга тиеш, дип сөйләде Казан Баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Корбанга чалынасы хайваннарның бәяләре артуны хәзрәт малларны республика башкаласына илтеп тапшыручылар өчен ягулыкка чыгымнарның артуы, шулай ук аларны эшкәртү бәясе белән аңлатты.
«Без һәрвакыт сатучыларны намуслы булырга өндибез, шулай ук күзәтчелек органнарыннан барысын да тикшерүләрен сорыйбыз», – диде хәзрәт. Аның сүзләренә караганда, корбан чалуның барлык нокталарында ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор вәкилләре кизү тора, алар нормативларның дөреслеген тикшерергә хокуклы.
«Әгәр кешенең 32 мең сумы тик ятса, ул бер сарык бәрәнен корбан итәргә тиеш. Бу сумма ел саен яңартыла. Әгәр дә кешенең кулланылмый торган акчасы 32 мең сумнан кимрәк булса, ул хайван корбан итә ала, тик мәҗбүри түгел», – дип аңлатты хәзрәт. Шулай ук ул сарыкның өчтән бер өлешен мохтаҗларга бирергә кирәген искәртеп узды.