Россия мөселманнары «көрән чума»дан котылу һәм Путинның сәламәтлеге өчен дога кылды
Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазларында Россия мөселманнары Аллаһы Тәгаләдән кешелекне «көрән чума»дан саклауны сорап дога кылачак. Бу хакта РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин хәбәр итте.
«Безнең догаларыбыз бөтен кешелеккә тынычлык, иминлек бирү, безне фаҗигаләрдән, бәла-казалардан, һөҗүмнәрдән, «көрән чума»дан саклау үтенече белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлдерелгән», – дигән мөфти Җәмигъ мәчетендә тантаналы вәгазь башланыр алдыннан. (РИА Новостидан алынган цитата).
Ул белдергәнчә, РФ мөселманнары Россия халкы өчен бар нәрсәнең дә яхшы булуын, Россия Президенты Владимир Путинга иминлек һәм сәламәтлек сорап дога кылачак.
Искәртеп узабыз, Владимир Путин дин тотучыларны Корбан бәйрәме белән котлады.