Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган 15 егет Преображенский полкына китте
Казанда «Патриот» республика үзәгеннән элиталы Преображенский полкына сайлап алынган хәрбиләр хезмәт итү урыннарына китте. Алар белән бергә Көнбатыш һәм Үзәк полкларның хәрби частьләренә алынучылар да хәрби хезмәт үтәргә китә.
Преображенский полкының яшь солдатларына строй әзерлеге буенча мастер-класслар үткәрделәр. Аларны строй алымнарына, хәрби сәламләү тәртибенә, флагны дөрес алып чыгарга өйрәттеләр. Соңыннан корал белән күрсәтмә чыгыш булды.
«Бүген иң мөһим җибәрүләрнең берсе булды, чөнки Преображенский полкы – Президент катнашындагы барлык дәүләт чараларында катнаша торган элита. Алар Җиңү парадында чыгыш ясыйлар, байраклар чыгаралар», – дип сөйләде журналистларга генерал-майор, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин.