Әлмәттә суда югалган яшүсмер кызны эзлиләр
9 июль көнне көндез Әлмәттәге шәһәр күлендә 16 яшьлек кыз югалган.
Иң беренче мәгълүматлар буенча, алты яшүсмер су коенган, суга сикереп уйнаган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
16 яшьлек кыз суга сикерә һәм аннан чыкмый. Хәзер водолазлар төркеме баланы эзли.
Вакыйга урынына Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин китте, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Бу хәлнең шартлары ачыклана.