Татарстан халкын яшен һәм боз килүе, көчле җил турында кисәттеләр
Татарстан Гидрометеорология үзәге республика халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтте. Һава торышы алдагы төндә үзгәрә башлый һәм иртәгә көн дәвамында сакланачак.
Яшенле көчле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәер дип көтелә. Кайбер урыннарда боз явачак. Иртән республикада урыны белән томан төшәчәк, диелә Гидрометеорология хәбәрендә.
Шул ук вакытта Казанда һава температурасы көндез 31 градуска кадәр күтәреләчәк, республикада 33 градуска кадәр эссе булачак.