Лениногорскида суда хәле начарланган ир-атны коткарганнар
Бүген Лениногорскиның Горький урамында су коенганда 57 яшьлек ир-атның хәле начарланган. Бу турыда 16.30 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына хәбәр килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шаһитлар ир-атны судан чыгарган. Аны хастаханәгә озатканнар. Якынча мәгълүматлар буенча ир-атка инсульт булган.