Путин намуслы хезмәте өчен өч татарстанлыны бүләкләде
Өч татарстанлы - «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Әлмәт электр челтәрләре» вәкилләре дәүләт бүләкләренә лаек булды. Указны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Шулай итеп, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе бүлеге башлыгы Луиза Баһаутдинова һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖнең олигомерлар һәм гликольләр заводының баш механигының төркемен ремонтлау буенча әйдәп баручы инженер Валентина Зарипова II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален алды.
Дәүләт башлыгы аларны ирешелгән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үтте.
Татарстанның өченче вәкиленә - «Сетевая компания» АҖ - «Әлмәт электр челтәрләре» филиалы директоры Гамир Латыйповка «Россия Федерациясенең атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем бирелде. Ул энергетика өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнде.