Сәламәтлек саклау министры һәм урынбасарлары Covid-19дан соң диспансерлаштыруны узды
![Сәламәтлек саклау министры һәм урынбасарлары Covid-19дан соң диспансерлаштыруны узды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/7/18/253b32bf70e4874bec60b6db6dbaa866.jpg)
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм аның урынбасарлары диспансерлаштыруны, шул исәптән Covid-19 авыруын кичергәннән соң кирәк булган тирәнтен диспансерлаштыруны да уздылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Марат Садыйков урынбасарлары белән бергә белгечләрдән консультацияләр алды, тикшерүләр уздылар, шулай ук барлык кирәкле анализларны да тапшырдылар.
Искәртеп узыйк, диспансерлаштыру төрле авыруларны иртә диагностикалау, шулай ук риск факторларын ачыклау өчен кирәк. Диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.
«Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге Татарстан халкын үз сәламәтлекләре турында кайгырту һәм даими медицина тикшерүе узу кирәклеге турында онытмаска чакыра», - диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.