Түбән Кама районында Изге чишмәне төзекләндерүгә 62 миллион сум тотылачак
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Кызыл Чишмә бистәсе яры буенда булды. Очрашуда Изге чишмәне реконструкцияләү турында сөйләштеләр, бу эш быелга планлаштырылган. Изге чишмәне реконструкцияләү өчен 62 миллион сум акча тотылачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Проектны финанслау «Татнефть» компанияләр төркеменә керүче «Танеко» АҖ ярдәме белән «50 гә 50» принцибы буенча гамәлгә ашырылачак. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан акча бүлеп биреләчәк. Эшләрне «Татпромпроект» башкарачак, ул Түбән Каманың иҗтимагый киңлекләрен эшләүдә берничә тапкыр катнашты.
Изге чишмә 2001 елда реконструкцияләнгән. Бүгенге көндә ул тау битендә урнашкан шарлавыклардан тора. Чыганак кышын да туңмый, тау битендә гаҗәеп матур боз пейзажлары ясала.
Беренче этапта баскычларны алыштыру планлаштырыла. Эштә табигый материаллар – таш һәм агач кулланылачак. Рамил Муллин чишмәнең үзенчәлеген һәм андагы ландшафтның уникальлеген саклауның мөһимлеген әйтте. Катлаулылык бары тик туфрак белән бәйле, аны алдан фаразлап булмый, чөнки чишмә калкулыкта урнашкан.
Моннан тыш, белгечләр Башкарма комитет җитәкчесе белән берлектә Изге чишмәнең «беренче катында» өч күзәтү мәйданчыгы, музейдан өскә таба өстәмә сукмак һәм төнге ут кую мөмкинлеген карады.